Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңелле вакыйгалар

Быел районыбыз хастаханәсенә республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелде.

1987  елда төзелгән бинага бер тапкыр да капиталь  ремонт ясалганы юк иде. Поликлиника ягында кул тимәгән урын калмады. Бинаның түбәсе яңадан ябылды, тышкы яктан да матурланды. Бүген табибларның сөенечен  уртаклашырга район башлыгы Нәҗип Хаҗипов,  Татарстан республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева килде.   Кызыл тасма киселгәннән соң, министр урынбасары  ремонт үткәрелгән хастаханә  ягы белән якыннан танышты,  табиблар, авырулар белән аралашты. Теләчегә эш сәфәре барышында  Фәридә Яркәева Шармыш һәм Сауш авылы фельдшер-акушерлык пунктларының да эшчәнлеге белән танышты.

 

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары, видеоязмалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев