Кыш бабайга эко чана
Яңа ел алдыннан безнең балалар бакчасында могҗизалы бәйрәм рухы хакимлек итте. Шул уңайдан бакчабызда гаилә конкурсы узды. Без аны “Кыш бабайга эко чана” дип атадык. Һәр гаилә экология темасына үзләренең кул эшләнмәләрен булдырдылар.
Конкурсның төп идеясы: әти-әниләрне балалар белән иҗади эштә берләштерү иде. Катнашучыларга өйдәге җыелган төрле кирәксез әйберләрдән: коробкалардан, пластик шешәләрдән, иске мишуралардан, тукыма кисәкләреннән кул эшләнмәләре ясарга тәкъдим ителде. Ата-аналар өчен бу яңа уйларга этәргәндер дип ышаныйк:
- Ни өчен яңаны сатып алырга? Кирәкмәс әйберләргә дә яңа тормыш бүләк итеп була бит.
- Кирәксез әйберләр – яңа иҗат тудыру өчен менә дигән материал.
- Әтиәниләр үзләренең үрнәгендә әйләнә-тирәгә хөрмәт сакчыл караш тәрбиялиләр. Бала бит әти-әнисеннән өйрәнә, - дип фикер йөртте аларның күбесе.
Жюри һөкеменә бик күп төрледән-төрле эшләр тәкъдим ителде. Монда нәрсәләр генә юк иде: иске тукымалардан төрелгәннәре, пластик контейнерлардан эшләнгәннәре, кирәкмәс коробкалардан киселгән фигуралары.Ә иң шәбе боланнарры белән бергә ясалган чаналар булгандыр мөгаен.
Әлеге конкурс – безнең өчен әти-әниләр белән аралашуга мөһим адым дип билгеләп үттек. Иҗади эш – экологик тәрбиягә күпер сала. Бу эшләр аша без табигатебезне саклау бер дә булдыра алмаслык эш түгел, бу кызыклы һәм мавыктыргыч икәнен күрсәттек. Кыш бабайга экочана конкурсы гаилә әгъзаларын берләштерде.
Сабирова Сабрина,Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев