Линар Кыямов: “Каршы як полосага рөхсәт ителмәгән урыннарда чыгу зур штраф яисә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән җәзалана”
Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатларында агымдагы елның 5 мартыннан 18 мартына кадәр «Очрашу полосасы» дигән профилактик чара узачак.
- 18 мартка кадәр, районда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм каршы хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле нәтиҗәләрнең авырлыгын киметү чаралары узачак. "Очрашу полосасы" профилактик чарасы каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан үткәрелә. Чара барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре кагыйдә бозучыларны ачыклачак, машина йөртүчеләр белән аңлату эшләре алып барачак һәм каршы полосага чыгуның куркынычлыгы турында кисәтәчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, каршы як полосага рөхсәт ителмәгән урыннарда чыгу зур штраф яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән җәзаланырга мөмкин. Оператив мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 2 аенда, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 47 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 22 кеше үлде һәм 79 кеше җәрәхәтләнде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ нең район бүлеге хезмәткәре полиция өлкән лейтенанты Ленар Киямов
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясенең юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, узып киткәнче, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының буш булуына инанырга тиеш, ул юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына хәрәкәт итү өчен куркыныч тудырырга тиеш түгел. Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә җиде мең биш йөз сум күләмендә административ штраф салына яисә дүрт айдан алып алты айга кадәр вакытка транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Административ хокук бозу кабатланса, бу бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә. Моннан тыш, административ җәзага тартылган һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат кабаттан хөкем ителсә, аны өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев