Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин рәислегендә эшләп килүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов җитәкчелегендә узган утырышта алдан тәгаенләнгән көн тәртибе буенча район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Галиуллин, муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы Юрий Емельянов, районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге белгече Татьяна Гарипова, районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр Палатасы рәисе Булат Хәсәнов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Булат Низамов чыгыш ясады.
Соңыннан чыгышлар буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Фәнил Гаязов.
Нет комментариев