“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе
Мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу - яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара. Яңа уку елы якынлашканда бу тагын да ачыграк күренә кебек.
Чөнки нәкъ шушы вакытта “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе старт ала, август ае, елның-елында, киләчәк буын турында кайгырту билгесе астында уза.
"Теләче - Август" компаниясе дә Үзәк, Тиләҗе, Иске Җөри, Шармыш, Сауш һәм Екатериновка, Ачы авылыннан беренче сыйныфка баручы балаларга, якыннары өлешчә мобилизация кысаларында булучы укучылары, тормышта авыр хәлдә калган гаиләләрнең балаларына мәктәп кирәк- яраклары тапшырды. Очрашу укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев