Нурлы Рамазан ае бара
Мөселман дөньясында бар җиһанны нурга күмеп, Изге Рамазан ае атлый.
Әлеге уңайдан авылларыбызда күңелле, бәрәкәтле Ифтар мәҗлесләре гөрли. Шундый күркәм мәҗлесләрнең берсе, бүген, Олы Мәтәскә авылы мәчетендә үткәрелде. Аны авылның имам – хатибы Илнур хәзрәт Фәйзуллин алып барды.
Күркәм мәҗлес бу юлы да аның үтемле вәгазьләре, Корьән аятьләре белән истә калачак.
Кичке азанны авылдашларына Илнур мөәзин Валиуллин ирештерде. Аннары мәтәскәлеләр бердәм рәвештә ахшам намазын укып, авыз ачтылар. Авыл фермерлары иганәсенә үткәрелгән Ифтар мәҗлесендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Шәфкать Каримуллин катнашты һәм авыл халкын Изге Рамазан ае белән котлап чыгыш ясадылар.
Азактан, Украинада махсус хәрби операциядә булган авылдашларының әти-әниләренә, хәләл җефетләренә истәлек бүләкләре тапшырылды.
Бу хакта тулырак «Теләче» район газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев