Игелек җирдә ятмый, диләр. Кичә махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүдә армый-талмый хезмәт куючы хөрмәтле апаларыбыз белән Иске Җөри авылында узган хәйрия концертына барып, күңелләребезгә ял һәм рухи көч алып кайттык.
Шушы күркәм чарага билетлар алып, безгә бәйрәм рухы бүләк иткән киң күңелле иганәчеләребез — Галиев Рөстәм Самат улына һәм Фазылҗанов Илдар Фәрит улына Аллаһның мең рәхмәте яусын! Аларга йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез: һәрчак сау-сәламәт булсыннар, гаилә тигезлегендә, кайгы-хәсрәт күрмичә бәрәкәтле гомер кичерсеннәр, ә безгә күрсәткән изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Шулай ук бару-кайту юлын уңайлы итеп, автобус белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәткән Зиннәтов Айнур Рәшит улына һәм Гыйбадуллин Илсур Бакый улына да тирән рәхмәтебезне белдерәбез!
Янәшәбездә шундый ярдәмчел, олы йөрәкле кешеләр булганда, без бердәм һәм көчле! Барыбыз да исән-сау булыйк, дөньялар тынычлансын!
Нет комментариев