Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшмәкәрләргә - ярдәмгә

Бүген, ягъни 29 февраль көнне, “Киләчәк” яшьләр үзәгендә районыбыз эшмәкәрләре өчен киңәшмә үткәрелде.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә үткәрелгән һәм аның сәламләү сүзе белән башланып киткән киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары, кредит оешмалары вәкилләре чакырулы иде. Киңәшмәдә “Татарстан Республикасында эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге” генераль директоры Айдар Салихов җитәкчелегендә бертөркем белгечләр катнашты һәм чыгыш ясады. 

Азактан районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашкан эшмәкәрләрне бүләкләү тантанасы булды. 

Эшмәкәрләр һәм белгечләр очрашуы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев