Паспортлар тапшырылды
Бүген республикабыз халкы Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итә. Шушы уңайдан, «Киләчәк» яшьләр үзәгендә 14 яше тулган яшь райондашларыбызга паспортлар тапшыру тантанасы булып үтте.
Яшьләребезгә паспортларны тантаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин тапшырды.
Тантанада яшүсмерләрнең әти-әниләре, «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый -дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе, 2Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге, Россия эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча миграция бүлеге, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге вәкилләре катнашты. Тантана «Без – Россия гражданнары» исеме астында үткәрелде.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев