Помидор күчереп утырту серләре
Теплицага помидор утыртырга вакыт җитте.
Су сибү
Үсентегә бик күп итеп су сибәргә кирәк. Мөмкинлеккә карап, бер тәүлек кала стресска каршы препарат бөркесәгез, тагын да әйбәтрәк булачак.
Чокырын әзерләү
Помидор чокыры туклыклы булырга тиеш. Озын сортлы куаклар арасын – 40x50 см, кечерәкләрен кимрәк калдырасы. Ә иң мөһиме – «эчлеге». Беренчедән, төбендә су җыелып ятмасын һәм җылы булсын өчен иң аска берәр уч ком яки бераз гына кирпеч вагын салып калдырырга мөмкин. Икенчедән, органик «җылыткыч» кирәк. Чи тирес икән, төбенә салып, өстен калын туфрак катламы белән каплыйсы. Черемә яки компостны исә, зыяныннан шикләнмичә, чокырга тутырасы.
Туфракны калий, фосфор һәм микроэлементлар белән баету өчен, берәр уч көл салып калдыру әйбәт. Моннан тыш помидор тамырлары әйбәт үссен өчен бер чәй кашыгы суперфосфат кирәк. Ләкин аны төпкә үк салып, туфрак белән күмеп куясы. Юкса, тамырларга тисә, яндырачак. «Эчлек»не гадәти туфрак белән катнаштырып, җылы су сибәсе.
Утырту
Озын кәлшәне «бастырып» түгел, бәлки чокырга сак кына яткырып, очын 20–25 см чамасы калдырып утыру кирәк. Бу очракта сабагы яңа тамырлар чыгарачак. Ә инде тәбәнәк кәлшәне беренче чын яфрагына кадәр туфрак белән күмәсе.
«Диета»
Утыртканнан соң беренче 7–10 көндә үсентегә су сипмәскә! Ник дигәндә, үсенте тамырлары, дымны тирәннән һәм тирә-ягыннан үзе эзләп, ныгырга тиеш. Сибәсез икән, тамырлары, «ялкауланып», өстә генә калачак. Кояшлы көндә теплица өстенә спанбонд бөркеп, күләгә ясау әйбәт булыр. Кәлшәне утыртканнан соң 3–4 нче көнендә, туфрагы кипшергәч, тамырларына кислород керсен өчен, югары катламын саклык белән генә йомшартасы.
Һавасы
Помидорга коры, җиләс һава кирәк. Һава температурасының көндез +22...+25 градустан артмавы, төнлә +12...+15 градустан ким булмавы хәерле. Үсенте үтәли җилдән курыкмый. Шуңа хәтта салкынча көндә дә теплица форточкасын һичьюгында 1–2 сәгать ачык тотарга кирәк.
Гөлфия Нуретдинова киңәшләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев