Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.

Чәчү комплекслары белән чәчүдә:

Беренче урында - Илһам Мәхмүт улы Фатыйхов белән Рәмис Рифхәт улы Хәнәфиев - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән,  (агрегат ике смена эшли);

Икенче урында - Рифхәт Габдрахман улы Әүхәдиев белән Баканов Александр Николаевич -  җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән, (агрегат ике смена эшли).

Гади чәчкечләр белән чәчүдә:

Беренче урында -  Ильфир Мулланур улы Салихов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән, (агрегат бер сменада эшли);

Илнур Гаптелмәннән улы Шәрипов - “Низамов М.Х” крестьян-фермер хуҗалыгыннан, (агрегат бер смена эшли).

Биш көнлек күрсәткечләр буенча җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте механизаторлары -  Илһам Мәхмүт улы Фатыйхов белән Рәмис Рифхәт улы Хәнәфиев  иң күп нормо-смена эш башкарган механизатор буларак, Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев