Премияләр билгеләнде
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 30 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге игенче - механизаторлар соңгы биш көндә язгы кыр эшләрендә иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.

Гади чәчечләр белән чәчүдә:

беренче урында - Ирек Хәмит улы Кәримуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән;

икенче урында - Габделәхәт Габделбарый улы Яппаров  - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан.

Чәчү комплекслары белән чәчүдә:

беренче урында - Ринад Рафаэль улы Галимҗанов - җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтеннән;

икенче урында - Рифхать Габдрахман улы Әүхәдиев - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән.

 

Биш көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте  игенче - механизаторы - Ирек Хәмит улы Кәримуллин  иң күп нормо-смена эш башкаручы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты  белән бүләкләнделәр.

Фәнил Гаязов. 


Нет комментариев