Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 13 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге игенче - механизаторлар соңгы җиде көндә язгы кыр эшләрендә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.

Тырмалауда:
Беренче урында - Ришат Миңнехан улы Хәкимов -  җаваплылыгы чикләнгән“Чулпан” ширкәтеннән;
Икенче урында - Айнур Рафаэль улы Гайнетдинов - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән;
Икенче урында - Диләрис Илгизәр улы Мөбәрәкҗанов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән.

Чәчү комплекслары белән чәчүдә:
Беренче урында - Ринат Исламетдин улы Афзалов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән;
Икенче урында - Әнәс Әхәт улы Гайнетдинов - “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан;
Икенче урында - Ринад Рафаэль улы Галимҗанов - җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтеннән.

Гади чәчкечләр белән чәчүдә:
Беренче  урында - Илнур Гаптелмәннән улы Шәрипов - “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан;
Икенче урында - Ирек Хәмит улы Кәримуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” шикәтеннән.

Җиде көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте игенче - механизаторы Ришат Миңнехан улы Хәкимов иң күп нормосмена эш башкаручы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе тарафыннан  язгы кыр эшләрендә иң күп нормосмена эш башкарган  механизаторларга  кызыксындыру чаралары билгеләү турында Нигезләмә эшләнгән иде. Нигезләмә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин карары белән имзаланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев