Радик - лидер
5 сентябрь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов районыбыз кырларында булып, соңгы биш көндә урып-җыю эшләрендә аеруча нәтиҗәле эшләгән комбайнчыларга акчалата кызыксындыру премияләре һәм “Урак батыры” билгеләре (вымпеллары) тапшырды.
Бу юлы кызыксындыру премияләре Рамил Сибгатуллин белән Айрат Сабировка (“Алан” ширкәтеннән), Ирек Гәрәев (“Шәрәфиев Р.З,” шәхси предприятиесеннән), Рафис Нуретдинов белән Ринат Афзаловка (“Чулпан” ширкәтеннән), Илсур Хәмидуллинга, Фәнис Миннебаевка һәм Радик Нәбиуллинга (“Игенче” ширкәтеннән) тапшырылды. Шунысы игътибарга лаек, Радик Нәбуллин әлегедәй кадер-хөрмәткә дүртенче мәртәбә (бу районда иң күбе!) лаек булды.
Йөреш вакытында тармак җитәкчесе “Алан” ширкәтенең бер мең баш сыерга исәпләнеп төзелеп килүче сөтчелек комплексында, “Чулпан” ширкәте белән “Шәрәфиев Р.З.” шәхси предприятиесенең терлекчелек фермаларында булды, эш барышы белән танышты.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев