Районда 8 Мартка багышланган бәйрәм иртәләре башланды
Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында 8 Март бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары башланды.
Биредә бәйрәм марафонын уртанчылар һәм зурлар төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр ачты- алар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар һәм әниләренә төрле бәйгеләрдә катнашырга булыштылар. Һәр чыгыш залны шатлык һәм елмаю белән тутырды. Бәйрәм азагында балалар әниләренә һәм әбиләренә үзләре ясаган чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев