Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Районда якташыбыз Шамил Галәвиев истәлегенә хоккей турниры бара

Бүген, «Теләче-Арена» боз сараенда, якташыбыз Татарстан Республикасының атказанган химигы Шамил Галәвиев истәлегенә хоккей турниры бара.

Традицион турнир бишенче тапкыр үткәрелә. Анда Саба, Теләче, Арча, Яр Чаллы, Түбән  Кама, Әлмәт  районнары, шулай ук Чаллы шәһәреннән килгән спортчылар ярыша.
Уеннар район мөхтәсибе, төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевнең хәер-фатихасы һәм муниципаль район башлыгы Айрат  Фатхуллинның  теләкләре  белән    башланды. Тантаналы ачылышта шулай ук Шамил Галәвиевнең улы, ярышларны оештыручы Наил Галәвиев чыгыш ясады.
Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев