Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рамазан – изге гамәлләр ае

Без сагынып көткән, гаилә белән утырып ашый , таравих намазларына, ифтарга кунакларга йөри, ярыша-ярыша изге гамәлләр кыла, Корьән укый торган мөбәрәк Рамазан ае бара.

Рамазан аеның асылы ул – ураза тоту, иртәнге намаздан алып ахшам намазына кадәр ашау-эчүдән тыелып тору. Бу сәламәт булган мөселманнарның Аллаһ каршында булган бурычлары, моны Раббыбыз Корьәндә әмер иткән. Бу айның башка айлардан аермасы тагын шунда: күбрәк сәдака бирү, ризык өләшү, ифтар мәҗлесләре оештыру хәерле гамәлләр булып тора.

Изге Рамазан аеның унбишенче кичендә Караширмә авылы халкы, клуб мөдире Әкълимә Мәһдиева оештыруында, күпләргә үрнәк булып һәм көнләштерерлек итеп, өченче тапкыр авыл клубына ифтар мәҗлесенә җыйналды. Башта алар авылдашлары,  дини китаплар авторы Рафаэль ага Якупов башкаруында Корьәннән  аять-хәдисләр тыңладылар, аннары, авыл абыстае Рәзифә апа Галиева төрле темаларны чагылдырган дини риваятьләр тәкъдим итте.

Әйтүләренчә, бу караширмәлеләрнең авылкүләм өченче ифтары. Беренчесенә -  Миләшкәй” вокаль ансамбле әгъзалары, авыл үзешчәннәре чакырулы булса, икенчесендә – өлкән буын кешеләре, өченчесендә - өлкәннәр белән бергә урта буын вәкилләре дә авыз ачты. Аннары, күпчелек  күршедәге авыл мәчетендә  имам вазифаларын башкаручы Идрис  Хәбибуллин белән берлектә ахшам намазын укыды. Ифтар мәҗлесе авыл халкы химаясына оештырылган мул сыйлы табын артында җанлы гәп корулар белән дәвам итте. Бер очрашу – үзе бер гомер диюләре хактыр. Рамазан ае ул ураза тотып, Корьән укып, айны тулысынча изгелектә үткәреп, әҗер-үлчәүләрне тутыру ае. Шундый фазыйләтле айдан гафил булмыйк. Рамазанда күбрәк изгелек , юмартлык кебек гамәлләр кылыйк, күрсәтик.

Караширмә авылында узган ифтар мәҗлесе чагылышын түбәндәге фотоларда күрәсез.
 

Фәнил Гаязов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев