Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Республика программалары - гамәлдә

26 июль көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин һәм республикабызның “Төп төзелеш идарәсе” Дәүләт бюджет учреждениясе директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин белән берлектә, районда республика программалары нигезендә алып барыла торган төзелеш һәм капиталь төзекләндерү объектлары белән танышты.

Алар яшьләр үзәге, Теләче урта мәктәбенең янкорма, хуҗалык хезмәте конторасы (ХЭК), район архивы биналары төзелеше, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендәге капиталь төзекләндерү эшләрен карады. Йөреш вакытында җитәкчелек тарафыннан участоклардагы төзелеш эшләренең барышына уңай бәя бирелде. Әмма  аерым участокларда эш темпын бермә-бер арттыру зарурлыгы әйтелде. Бу бигрәк тә 1 сентябрь - Белем көне тантаналарында ачылырга тиешле яңа янкормалы Теләче урта мәктәбе, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе, хуҗалык хезмәте конторасы һәм  район архивы биналарына кагыла. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов: “Без булган объектларда төзү һәм төзекләндерү эшләре соңгы стадияләрдә бара. Шулай да тизләнеш кирәк. Төзүчеләрдән, хезмәт колективларыннан зур оешканлык, эшне вакытында, ахыргача башкарып чыгу сорала. Без аларның һәркайсына зур ышаныч белдерәбез”, - дип белдерде.

Йөреш вакытында районыбыз җитәкчеләре Теләченең Ленин урамында урнашкан “Алинә” кибетенә кереп, азык-төлек һәм көнкүреш товарлары сатып алып, бүген махсус операциядә булган райондашларыбызга  гуманитар ярдәм күрсәтү максатыннан куелган кәрҗинг салдылар.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев