Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ришвәтчелеккә каршы - бергәләп

Әлеге тема гади авылдан башлап, дөньякүләм мәйданнарда да еш күтәрелә. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары аша халык белән ачыктан-ачык сөйләшү булырга тиеш. Моның өчен иң элек әлеге проблема буенча конструктив тәкъдимнәр һәм кабул ителгән карарларны бәяләү зарур. Шунысы игътибарга лаек, коррупция гамәлләрен явыз рухлар түгел, реаль кешеләр кыла.

Ришвәтчелеккә каршы көрәштән районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге читтә калмый.  Мисал өчен, безнең районда түбәндәге спорт учреждениеләре эшләп килә: “Теләче” һәм “Юность” спорт мәктәпләре. “Теләче” спорт мәктәбе базасында укучы балалар,  райондашларыбыз спортның көрәш, волейбол, йөзү, билбау көрәше, кул көрәше белән яратып, теләп шөгыльләнә.  Әлеге күнегүләргә йөрү бушлай. Дәресләр һәм күнегүләр  “Батыр” спорт комплексында, “Дулкын” бассейнында һәм  яшәү урыны буенча урнашкан спорт мәйданчыкларында уза. “Юность” спорт мәктәбе тарафыннан исә “Теләче - Арена” ябык Боз сараенда, Иске Җөри, Шәтке һәм Теләче авылларында урнашкан хоккей тартмаларында хоккей уеннары, шорт-трек, Теләче стадионында чаңгы, биатлон ярышлары һәм кышкы уеннар алып барыла. Әлегедәй спорт һәм физкультура чаралары алып бара торган биналарда “Без ришвәтчелеккә каршы” дип исемләнгән мәгълүмати почмаклар урнаштырылган. Спорт учреждениеләрендә түләүле хезмәтләр (мәсәлән, бассейнда йөзү, тимераякта ирекле йөрү, күнегүләр залында шөгыльләнү) муниципаль район башкарма комитеты карары нигезендә күрсәтелә.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш чаралары кысаларында районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм аңа караган учреждениеләр тарафыннан ел саен коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору өлкәсендә хокукый белемнәрне үзләштерү һәм формалаштыру, коррупциягә каршы тору тарихы буенча белем алучылар белән сөйләшүләр, “Ришвәтчелеккә каршы хокук белеме формалаштыруда мәгариф системасының роле” темасы буенча район яшьләре активы белән түгәрәк өстәлләр,  “Физик затларның коррупциягә каршы җаваплылыгы” темасы буенча  һәр хезмәт коллективы белән лекцияләр үткәрелә. Әлеге җитди әңгәмәләргә, бәхәсләргә һәркем кушыла ала. Битараф булмыйк. Бу афәткә каршы көрәшнең нәтиҗәле булуына ихлас ышаныйк.

Зөлфәт Ибраһимов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев