Сабан туеның күрке – ул, әлбәттә, татарча көрәш. Ә көрәш буенча, Теләче батырларының даны еракларга таралган.
Сабантуй күрке булган милли көрәштә кечкенәләрдән алып зурларга кадәр бил алышты.
Теләче сабан туеның баш батыры булып Раиль Мараков танылды.
Бәйрәм, әнә шулай, иртәдән кичкә кадәр күтәренке рухта дәвам итте. Барлык төр ярышларда җиңүчеләр бүләкләнде.
Киләсе елда милли бәйрәмебездә кабат очрашырга насыйп булсын! Теләчедә узган сабан туе бәйрәме турында тулырак район газетасының киләсе санында укый аласыз.
Фәнил Нигьмәтҗанов фотолары.
0
0
Нет комментариев