Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Сәйлән» театр коллективы 2 нче дәрәҗәдәге дипломга ия булды

Казан шәһәре кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Беренче Бөтенроссия ​ «Хәтер бакчасында...» дип исемләнгән конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан Язучылар берлеге, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Казан кооператив институтының Дәрдеменд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, ​ Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте.



Бәйгедә Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбенең "Сәйлән" театр коллективы  2 нче дәрәҗәдәге дипломга ия булды! Без аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
   - Бәйрәмнән соң балалар уен мәйданчыгында рәхәтләнеп ял иттеләр. Аларга шушы мөмкинлекне тудырган мәктәп һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде җитәкчеләре Әминә апа Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев