Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салымнарны түләр чак

1 декабрьгә кадәр райондашларыбыз милек салымын түләргә тиешләр. Район буенча барлыгы 4419 уведомление халыкка таратылган һәм шәхси кабинетларга җибәрелгән. Салымны вакытында түләмәгән очракта артып киткән һәр көн өчен пеня артып барачак. Эшләр суд приставларына тапшырылса, илдән чыгуны, миллек һәм транспортны теркәүне гамәлләрдән туктатып торырга мөмкиннәр.

Салымнар җир, мөлкәт, транспорт өчен бүленә. Район буенча барлыгы 24 миллион 325 мең сум салым акчасы җыелырга тиеш. Бүген халыктан барлыгы 8 миллион 375 мең сум җыелган. Бу 35% тәшкил итә. Җир һәм мөлкәт буенча җыелган салым акчасы район бюджетына керә. Салымны вакытында җыюда: Әбде - 48,4%, Иске Җөри - 42,2% җирлекләре активлык күрсәтә.

Бу түләүдән азат ителүче кешеләре дә бар. Әлеге категориягә пенсионерлар, сугыш ветераннары һәм инвалидлар керә. Пенсионерлар милек салымына бер тиен дә түләми, җир салымының алты сутые өчен генә ташлама бирелә, калганнарына түләргә кирәк була. Сугыш ветераннары, инвалидлар - транспорт салымы 100 ат көче булган очракта түләми, артып киткән очракта түли. Әлеге категория кешеләренә дә җир, милек салымнары, алдан әйтелгән, пенсионерларныкы кебек.

Салымнарны түләү өчен квитанцияләр беркетелгән. Банк яки Россия почтасы бүлекчәсендә, түләү терминаллары аша, шулай ук онлайн режимда Шәхси кабинеттан яисә Федераль салым хезмәте сайтында “Салымнарыңны түлә” Интернет- сервисын файдаланып түләргә мөмкин.

Кайбер очракларда салым түләү буенча мәгълүмат килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, әгәр дә салым йөкләмәләрендәге гомуми сумма салым кәгазендә 100 сумнан аз булганда, 2021 ел өчен салым исәпләмәгәндә килми. Кемнәр интернетта Шәхси кабинет ачып, бер генә тапкыр кулланган булса да, ул кешеләргә почта аша хат килмәячәк. Күчемсез милек яки транспорт чаралары хуҗалары, алар беркайчан да салым хәбәрләре алмаганда һәм салым салынган милеккә карата ташланмаларын файдаланмаганда, үзләрендә мондый объектлар булу турында теләсә кайсы салым органына хәбәр итәргә тиешләр.

 

Эльмира Котдусова

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев