Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Саннар дәресе» үтте

Теләче урта мәктәбендә “Саннар дәресе”н үткәрү өчен Татарстан Республикасы юл һәм транспорт министры урынбасары Никонов Тимур Викторович килде.

Ул 7 “в” сыйныфы укучылары белән “Киләчәк шәһәре. Квант технологияләре безнең тормышны ничек үзгәртә?” темасына дәрес үткәрде. Килгән кунак дәресне: “Бу дәрес тормышта квант технологияләрен куллануга багышланган. Сез квант технологияләренең нәрсә икәнен һәм алар ярдәмендә тормышның күп өлкәләре ничек куркынычсызрак һәм заманча була алуын белерсез. Бүген мин квант турында сөйләрмен: исәпләүләр, криптография, сенсорлар һәм симуляторлар. Алар безнең тормышыбызны ничек яхшырта һәм хәзерге вакытта Россиядә киләчәк технологияләрен үстерү белән кем шөгыльләнә икәне турында аңлатырмын”, - дип башлады. Укучылар да дәрестә бик актив булып, Тимур Викторовичка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.  
- Хәзер замана алга бара. Без аның ритмы белән бергә атларга тиеш. Укучылар күп мәгълүматны белми кала. “Саннар дәрес”ләре моңа ярдәмгә килә. Бу дәресләрдә мин үзем белгән бар яңалыкны аларга җиткерәм. Дәрес, укытучы ролендә булу миңа бик ошый, үземдә ай-ти технологияләр белән эшләгән кеше буларак бу темалар миңа бик якын - диде Тимур Викторович. 
Искәртеп үтик “Саннар дәресе” мәктәпләрдә һәр ай саен үтә. Ул укучыларны төрле яңа технологияләр белән эшләргә өйрәтә, яңалыклар белән таныштыра.

Лилия Кыямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев