Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сокланмый мөмкин түгел

Берничә ел инде Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры каршында сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” дип аталган театр студиясе эшләп килүен хәбәр иткән идек.

 Шунысы игътибарга лаек, төп рольләрнең берсендә безнең райондашыбыз, Теләче егете Айрат Якупов та (Люзия һәм Айдар Якуповларның уллары) уйнаган иде. Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2018 нчы елның язында оеша. 

Бүген "Туган авыл" ял итү комплексында  әлеге студия артистлары, укытучылар белән очрашу кичәсе узды.  Баксаң, очрашуны райондашыбыз Айдар Якупов оештырган булып чыкты.

"Очрашуны оештыруда ярдәм итүләре өчен аеруча зур рәхмәтем Ильнат Шафиковка, Ирек Исмагиловка, Сәлим Галлямовка, Энҗе Газизовага, Ильдар Зәйнетдиновка, Салават Якуповка, Шәкүр Закировка, үзешчән артистларыбыз - Сиринә Гатиятова, Ильназ Ханафиев, Рада Әхмәтҗанова, Рамиль Касимовларга, Кукмара егетләренә һәм безнең балалар өчен мастер-класс уздырган Рәфилә Нәбиуллинага", - дип тезеп китте ул. Мәрхәмәтле кешеләр бик күп шул тирә- ягыбызда, шунсы сөенечле. 

“Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова,  театрның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин да катнашкан  бүгенге чара матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. 

Кайвакыт физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне сау-сәламәт булган башкаларга үрнәк итеп куярга була. "Могҗиза" театр студиясенә шөгельләнүчеләр барсы да әнә шундыйлардан. Язмыш аларны шундый зур сынау алдына куюга карамастан, чикләрне бәреп чыгып, яши белә алар.. Әле сау-сәламәт, дүрт саныбыз төгәл килеш тә, зарланырга сәбәп табып, авыр сулап утырган чакта, кемнәрдер яшәү өчен җанын бирә.  Талантлы егетләребез һәм кызларыбызга алга таба да уңышлар телибез!!!

Зөлфия Ибраһимова.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев