Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Соңладыгыз, казларым!

Баландыш авылыннан Суфия апа Хәсәншина шигыре.

Офыклардан күзем алмый, сезне көтәм,

Соңладыгыз, язлар килде инде, күптән.

Сездән башка, язларның да, юк һич яме,

Эчәр сулар саф булса да, юк һич тәме.

Йөрәкләргә көч-дәрт бирә сезнең тавыш:

Кыйгак-кыйгак - шундый якын, шундый таныш.

Бу авазлар, нигә, һаман яңгырамый,

Күкләр дә бит аяз, әле, яңгыр яумый.

Юлларыгыз бәлки, сезнең буталгандыр,

Канатлар да, бәлки сезнең талгандыр?

Тапмагансыз тыныч урын, сез туктарга

Өлгергәнсездер, бәлки, хәл тупларга?

Туплар тавышы бәлки, сезне куркыткандыр,

Дошман, бәлки, сезнең юлга ут аткандыр?

Исән генә булыгыз сез, кыр казларым,

Тыныч булсын туган илем, җир язларым!

Сезнең белән күрешүләр мәңге түгел,

Көзләр җиткәч, тагын моңсу кала күңел.

Кузгаласыз ерак юлга, чит җирләргә,

Очрамагыз афәтләргә, ут - җилләргә.

Бар табигать, тирә-юньнең дуслары сез,

Кошларның да бик тә сизгер, усалы сез.

Сагындыра каңгылдашкан сезнең аваз,

Аңлыйм, кешелектән сезгә хөрмәт бик аз.

 

Суфия Хәсәншина, Баландыш

 

Фото: https://shoppingator.ru/artwall.html?product=126780

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев