Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Казаклар авылы егете Азат Гыйльметдинов Олы Кибәхуҗада урнашкан «Шатлык» балалар бакчасына зур суммада уенчыклар бүләк иткән.
– Бүгенге көндә Азат яраланып, Мәскәү госпиталендә дәвалана. Яраланганчы ук бу хыялын әниләренә әйткән булган, ә Азатның әти- әнисе, сеңлесе Гөлшат Азатның теләген үтәделәр. Балалар уенчыкларны бик яраттылар. Балаларның самими, ихлас елмаюлары, сөенечләре Азатка тизрәк савыгырга ярдәм итсен. Ә без бакча коллективы, әти- әниләр, балалар Азатка, аның әти- әниләренә бик зур рәхмәт әйтәбез. Исән- сау савыгып Азатның безнең арага кайтуын теләп калабыз!, – дип хәбәр иттеләр әлеге балалар бакчасыннан.

Нет комментариев