«СВО сугышчысына ярдәм ит» акциясе үтте
Район яңалыклары

«СВО сугышчысына ярдәм ит» акциясе үтте

Узган атна дәвамында Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр белән берлектә СВО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю буенча «СВО сугышчысына ярдәм ит» акциясен үткәрде.

Теләге булган һәркем шоколад, дымлы салфеткалар һәм эш перчаткалары алып килде. Бөтен коллектив, ата-аналар бу акциядә актив катнаштылар, сугышчы егетләребезгә ярдәм иттеләр! Акциягә ярдәм иткәнегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез!


Нет комментариев