Тәбрикләделәр
Һәнүзә Миндулла кызы Мөхәммәтова 1934 елның 8 ноябрендә Төрек- Тәмте авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә өч бала үсәләр: абыйсы Муллләхмәт һәм энесе Валиәхмәт. Һәнүзә апа беренче сыйныфка укырга кергән елны Бөек Ватан сугышы башлана.
Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, Һәнүзә апага да, укуны ташларга туры килә. Яшь булуына карамастан әнисенә булышырга, энесен карарга туры килә. 17 яше тулгач, үзеннән олы апалар белән урман кисәргә йөри башлый. Анда күргән авырлыкларны сөйләп бетерә алмый ул….
1961 елда үз авыл егете Шәйхелисламга кияәүгә чыга. Икесе дә лаеклы ялга чыкканчы, туган колхозларында эшлиләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр: бер малай, ике кыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев