19 гыйнвар көнне православие динен тотучылар Качмануны (Крещение) бәйрәм итте, ягъни бозлы елгада бәке тишеп яисә ясалма сулыкларда су коенды. Мәсәлән, әлеге традицион йола районыбызның руслар һәм керәшен карендәшләребез күпләп яши торган Әбде, Карабаян, Шармыш һәм Субаш авылларында үткәрелде.
Субаш авылында ул аеруча оешкан төстә узды. Алдагы еллардан аермалы буларак, көн җылы, җилсез иде. Суга чумучылар Качмануда 25-30 градус салкын булуны үз күрә. Салкын көндә су коену аеруча шифалы, суы да саф була икән. Субашта, су коену йоласын, Айдар авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хәсәншин озатуында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район башлыгы киңәшчесе Илдар Мараков, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин да кызыксынып күзәтте.
Качману бәйрәме үзе иртәнге сәгатьләрдә авыл чиркәвендә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан килгән Генадий атакай Сизов җитәкчелегендәге бәйрәм гыйбадәте белән башланып китте. Бирегә килүчеләр аның белән бергә Иисус Христоска (Гайсә пәйгәмбәргә) мәдхия укып, илдә-көндә тынычлык теләп, келәү әйттеләр, Хач үбеп, изгеләндерелгән су белән битләрен чылаттылар. Зур казандагы һәм гыйбәдәт кылырга килүчеләрнең савытларындагы суны Генадий атакай Сизов аруландырды. Раштуа һәм Пасха бәйрәмнәре кебек изге, якты чара булган Качману бәйрәме алдыннан борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы төндә сафлана, руханилар тарафыннан изгеләндерелә, су коену өчен елга-күлләргә бәке ясала. Качмануда бәкегә төшеп, су коену гөнаһлардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану яши халык күңелендә. Генадий атакай Сизов билгеләп үткәнчә, салкын суда коену мәҗбүри эш түгел ә һәр кешенең үз ихтыяры, үз эше. Чиркәү дә бу эшкә каршы килми, киресенчә хуплый гына. Салкын суда коену кеше өчен зур сынау, ул бозлы суга чумып үзенең мөмкинлекләрен барлый. , чыныга, тәненә - дәва, җанына - шифа ала. Изгелләндерү аны тагын да шифалы итә, күңелдәге ышанычны арттыра. Су коену ихлас күңелдән башкарылган очракта гына тәнгә сихәт иярә, күңелгә җиңеллек килә. Иорданьда су коену күңелдән дога кылып, өч тапкыр суга чумып, алудан гыйбарәт. Әлбәттә, салкын суга керү өчен теләк белән тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең нык булуы да кирәк, - дип аңлатты Генадий атакай.
Нет комментариев