Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәмте авылында Казанский бәйрәме узды

21 июльдә Теләче районы Тәмте авылында Изге Мария иконасы хөрмәтенә Казанский бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмгә дип Теләчедән генә түгел, башка ерак районнардан да киләләр.

Традиция буенча, 21 июль көнне,  Тәмте авылында Изге Мария иконасы хөрмәтенә “Казанский” бәйрәме узды. Шушы авыл тумасы Николай Иванов гаиләсе оештыруында узган әлеге бәйрәмгә дип Теләчедән генә түгел, башка ерак районнардан да килгәннәр иде.

Николайның бертуган сеңлесе  Людмила әйтүенчә, бәйрәмгә ике атна алдан әзерләнә башлыйлар икән. “Абый көне-төне  шушы бәйрәмне оештыру эшләре буенча чаба. Без дә бөтен өй эче белән - бертуган апалары, сеңелләре, туганнар – булышабыз. Аннан соң  икенче буын туган абыебыз Алексей Григорьев  гаиләсе.  Һәм  әлбәттә башка туганнарыбыз, авылдашларыбыз да  үз хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр.. Николай бу бәйрәмне 30 ел элек,  11 нче сыйныфта укыган вакытта ук оештыра башлаган иде”, - диде Людмила.

Быел да бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал театры актёры Олег Фазылҗанов бик күңеле итеп алып барды. Бәйрәмгә җыелган халык фольклор ансамбльләре чыгышын карап хозурланды. "Нардуган", "Беләзек", "Айбагыр", "Нур", "Алтын тәңкә" ансамбльләре керәшен халкы җыруын сузып, түгәрәк уенда әйләнде. Бәйрәм кунаклары белән бергә быел Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау Сабан туенда "Керәшен чибәре" бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган кызлар Анжелика Павлова (Субаш авылы) белән Лилиана Макарова (Иске Карабаян) да күңел ачты. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы департаментының дини берләшмәләр белән эшләү идарәсенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Гадел Хасаншин һәм Теләче чиркәве иерие Алексей атакай Павлов бәйрәм белән котлап, җыенны ачып җибәрделәр.  Җырчылар Игорь Дмитриев, Римма Никитина, “Бәрмәнчек” кызы Снежана Абрамова һәм башка җырчыларны халык алкышларга күмде, кушылып җырлады, биеде,  традицион милли уеннарда катнашты.

Таңга кадәр дәвам иткән бәйрәмдә өч үлчәү категориясендәге көрәш батырларын игълан итеп, пьедесталга бастырдылар, алкышлар белән бүләкләр тапшырдылар. 75 кг- нан югары үлчәү авырлыгында баш батыр булып Теләчедән Рамиль Мөхәммәтов, батыр асты Саба районыннан Радик Сафин,  өченче батыр исемен Питрәчтән Рүзәл Нурмөхәммәтов яулады.

 Зөлфия Ибраһимова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев