Татар конгрессы оештырган «Оста куллар» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Россиядә игълан ителгән «Гаилә елы» уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы «Татарлар» газетасы белән берлектә 2024 елның 14-28 май аралыгында «Оста куллар» бәйгесен уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурска Россиянең Мурманск, Омск, Төмән, Курган өлкәләреннән, Сургут (ХМАО-Югра), Санк-Петербург, Казан шәһәрләреннән, Татарстанның Лаеш, Саба, Әлки, Теләче, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Балык Бистәсе, Буа, Апас, Сарман, Актаныш, Тукай районнарыннан 40тан артык эш килгән. Җиңүчеләр рәтендә Иске Җөри авылыннан Равиль Насыйбуллин да бар. Ул ир-атлар арасында «Бер булганнан бар да була!» номинациясендә бүләкләнә.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев