Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан районнарыннан килгән 130 га якын укучы төрле секцияләрдә үз проектлары буенча чыгыш ясады

26 нчы апрель көнне Татарстанның Әлки районында укучыларның Нәби Дәүли исемендәге lX ачык фәнни-тикшеренү конференциясе булды.

Конференциянең ачылышы Әлки районы мәдәният йортында узды. Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина конференцияне ачты, оештырылу тарихына тукталды. Уку йортына 2007 елда Нәби Дәүли исеме бирелә.Язучының кызлары-Наилә һәм Гөлфия Дәүләтшиналар белән бергә аралашуларын, алар тарафыннан бүләк ителгән экспонатларны кадерләп саклауларын әйтте. Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин әлеге конференциянең район өчен әһәмиятенә тукталды. 
Тантанада укучылар Нәби Дәүли шигырьләрен сөйләде, язучының җырлары яңгырады.
Конференциянең әдәби-музыкаль өлеше Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын берлектә башкару белән төгәлләнде. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Жюри әгъзалары укучыларның тирән эчтәлекле чыгышларын рәхәтләнеп тыңлауларын, фикерләү, ораторлык осталыкларының югары кимәлдә булуын әйтте. 
Әлеге конференциядә Сауш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Зәйнетдинова Айсылу катнашып, 1 нче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев