Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында

«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында «Балалар сәнгать мәктәбе» , мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында , «Урман патшасы хәзинәләре» танып-белү-күңел ачу квесты үткәрде.

Уен формасында алар Татарстан Республикасының үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат алдылар, агачлар, гөмбәләр һәм хайваннарның исемнәрен искә төшерделәр.

Балалар квестның барлык этапларында да актив катнаштылар: уйнадылар, биеделәр һәм җырладылар, уңай хис-кичерешләр белән тулдылар. Чара балаларда туган якка мәхәббәт һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев