Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Театр йолдызы, ягъни иҗат кешесе булам

Интервью.

    Гайнетдинова  Назлыгөл Рәис кызы  Теләче  районы Баландыш төп гомумбелем бирү  мәктәбенең  9 нчы сыйныфында укый.Мәктәпнең иң  актив укучыларыннан  берсе. Сүз,җыр,бию, театр сәнгатенә  гашыйк,спорт  түгәрәкләренә йөри , шигырьләр, мәкалә һәм хикәяләр яза,төрле конкурс-бәйгеләрдә , фән олимпиадаларында  җиңү  яулый, гомумән,  иҗади  сэлэткә ия, талантлы  кыз

   “Өмет “түгәрәгенең  горурлыгы  булган Назлыгөл  Шәүкәт Биктимеров исемендәге ХI  Республика балалар театр сәнгате   конкурс- фестиваленең финал этабында  катнашу  бәхетенә ирешкән иде . Назлыгол  белән әңгәмәбез дә әнә шул турыда.

  -Назлыгөл, син   татар театрының олпат заты  Шәүкәт Биктимеров исемендәге  ХI  республикакүләм   театр фестиваленнән   аеруча  канатланып, илһамланып кайттың. Шунда туган хис-кичерешләреңне  безнең белән дә уртаклаша алмассыңмы?

  -Бик теләп, Нурфия . Беренчедән,безнең күңелләрдә милли хисләр уятырлык  бәйге- фестивальләр  оештыручыларга  зур  рәхмәт. Икенчедән, мин генә түгел, ә  мәктәбебезнең   “Өмет” театр  коллективы    шагыйрь һәм  драматург ,мәхәббәт җырчысы Илдар Юзеевның  “Гашыйклар тавы” әсәреннән өзек сәхнәләштереп,1 нче урынны  яулады  бит! Ничек канатланмыйсың?.. 

  -Син әлеге спектакльдә төп  образларның берсе - Мөнирә образын иҗат иттен һәм иң  оста хатын –кыз  ролен башкаручы дипломына ия булдың .Бу җиңүләрең турында да сөйләп китмәссеңме?

  -Әйе,без, дустым Камил  белән төп образлар- Сәет һәм Мөнирәне  иҗат иттек.Үзем башкарган  Мөнирәгә мин чынлап та  гашыйк булдым , сыман. Ул  образны шул дәрәҗәдә яратып, илһамланып иҗат иттем. Әйтерсең, мин дөрестән дә  Мөнирә  идем...  Бигрәк тә,  Сәет белән  Мөнирәнең саф, эчкерсез мәхәббәт хисләрен чагылдыручы җырлары, аларның табигатькә   булган мөнәсәбәте, туган җирне зурлау, ярату күренешләре   әсир итте. Әсәрнең халыкчанлыгы, милли үзенчәлеге , тема һәм проблемалары да бик актуаль , тормышчан бит...

   - Рәхмәт, әфәрин дияргә генә кала сезгә ,Назлыгөл. Шулай да , театр  сәнгатенә гашыйк булуыңның  ,аеруча  фестивальләрдә  синең канатланып , илһамланып  иҗат итүеңнең серен дә  беләсебез килә бит...

   -Дөресен генә әйткәндә,  театр  фестивалендә катнашып, зур җиңүләр яулау- татар театр сәнгатенә,туган телемә, милләтемә , аның бөек үткәненә, гореф –гадәтләренә, милли йолаларына,әдәбиятка һәм иҗатка  мәхәббәтемне тагын да арттыра. Чөнки мәктәбебездә эшләп килүче” Өмет” дип исемләнгән яшь театр сөючеләр түгәрәге миндә бу сәнгатькә  аеруча  илһам   бирә. Безнең  Баландыш төп мәктәбе район күләмендә “Мәктәп театрына киң юл! дип исемләнгән проект буенча да эшли . Һәр елны декабрь аенда  үзебездә узучы театр  бәйгеләрендә дә без гел җиңүчеләр! Инде  5 нче елым мин театр  сәнгатенә гашыйк. Нинди генә рольдә уйнасам да, алар миңа барысы да якын, барысы да  кадерле! Мәсәлән, сүнмәс йолдыз кебек балкучы драматург Кәрим Тинчуринның “ Сүнмәс  утлар”ында  Сәрвәр, Ю.Әминевның “Өти балак” әсәрендә  Гөлүзә,  Т.Миңнуллинның  “Без бит авыл малае “ нда Илсөяр һәм ниһаять «Гашыйклар тавы”нда Мөнирә  образы. Бу образны  аеруча  илһамланып  һәм бөтен көчем белән бирелеп  уйнавымның нәтиҗәсе дә булды.”Иң яхшы  хатын-кыз роле” номинациясе  дипломына лаек булдым.   Халкымның бөек драматурглары –Г. Камалы,М.Фәйзие, К.Тинчурин һәм, Т.Гыйззәте һ.б. булуы белән чиксез горурланам. Аеруча миңа, Т.Миңнуллин, И.Юзеев әсәрләре ошый.Бүгенге драматурглар иҗаты белән дә даими кызыксынып барам. Бигрәк тә , И.Зәйниев, Д.Салихов, М.Гыйләҗев, Р.Сәгьди ,Р.Зәйдулла  әсәрләрен   яратып  укыйм.

   -  Синең  бу уку елында   җиңүләрең  аеруча күп дип беләм.  Мондый чараларда  катнашу  сине киләчәк тормышка әзерли кебек?

  -Әйе,бәлки мин үзем дә иҗат кешесе  булып китәрмен  кебек...Беренчедән, мин  туган телемә, туган әдәбиятыма гашыйк. Шуңа күрә дә, республикакүләм   олимпиадаларда теләп катнашам , әдәбиятның һәр төрен дә яратып өйрәнәм һәм җиңүләр яулыйм.  Быелгы  ел  минем  өчен,   дөрестән дә, уңышлы булды дип әйтәсем килә. Чөнки “ Казан утлары” журналы үткәргән “ Сез   иң   гүзәл кеше икәнсез”  һәм  “Җәлил укулары”  бәйгеләрендә  дә җиңүче булдым.   Туган телем, туган  әдәбиятым  белән  бәйле мондый чараларда   катнашу,  мине алдагы тормышка ,ягъни  югары  белем   йортына әзерли кебек...Ә киләчәгемне  мин   театр  дөньясы  белән бәйләргә уйлыйм.” Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы  вә өметле бер нәрсә”- дип язган  бөек шагыйребез Г.Тукай да   Әйе , чыннан да,  театр сәхнәсе мине көтәдер ,сыман. Чөнки без, милләтемнең горурлыгы булган, татар театрының  Сүнмәс йолдызы - якташыбыз Шәүкәт абыйлар  эзен   сакларга һәм дәвам итәргә тиеш!

  -Димәк, син  иҗат кешесе  булачаксың! Хыялларың чынга ашсын. Милләтемнең син дә  бер  сүнмәс йолдызы  бул.Уңышлар сиңа,Назлыгөл!

 

Назлыгөлнең  шатлыклы хис -кичерешләре белән сыйныфташы,  республикакүләм әдәбият фәне җиңүчесе Теләче районы Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нурфия Заһидуллина уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев