Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында уртанчылар һәм зурлар төркемнәрдә танып белү әңгәмәсе форматында «Дуслар көне» узды.
Чарада малайлар һәм кызлар дуслыкның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр: намуслы булу, бүлешә белү, иптәшләреңә ярдәм итү һәм юк-бар өчен үпкәләмәү, ә тагын: сугыш-талашсыз бердәм уйнау, дустыңның серләрен саклау, уңышларга шатлану, дустыңа ярдәм итү, дустыңа ышану. Тәрбияләнүчеләр бер-берсенә карата яхшы булырга вәгъдә иттеләр. Тагын балалар «Кочаклашу», «Дуслык чишмәләре», «Дустыңа яхшы сүз әйт» уеннарын уйнадылар.

Нет комментариев