Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды
Район яңалыклары

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды

Бүген балалар бакчасында Г. Тукайның туган көненә багышланган искиткеч, эчтәлекле әдәби кичә узды, аны тәрбиячеләр Минһаҗева Г. Р., Шакирова Г. И., Ибраһимова А. Р. һәм музыка җитәкчесе Сафина Р. К. җитәкчелегендәге зурлар төркем тәрбияләнүчеләре әзерләде.

Бәйрәмдә балалар шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, яраткан шагыйрьнең әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Әкият геройлары-Шурале чарада катнашып бәйрәмне якты төсләр белән бизәде. Бәйрәм «Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. 


Нет комментариев