«Теләче йолдызчыгы» балалар иҗат фестиваленең Гала - концерты булды
Район яңалыклары

«Теләче йолдызчыгы» балалар иҗат фестиваленең Гала - концерты булды

Бүген район мәдәният йортында «Теләче йолдызчыгы» балалар иҗат фестиваленең Гала - концерты булды.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова катнашты һәм чыгыш ясады.

 

-  Дүртенче тапкыр узучы бәйгенең сайлап алу турында барлыгы 500 гә бала катнашты. Бүгенге йомгаклау концертында 285 бала сәхнәгә чыкты. Шунысы сөенечле, быел әлеге бәйгенең «Татнефть» хәйрия фонды грантына ия булуы да безгә зур ярдәм булды, – диде балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Зилә Баева.

Чарада махсус кунак, якташыбыз Миндияр Шәймардановның  катнашуы да бәйге бизәге булды. 

Чараны туры эфирда карый аласыз: https://vk.com/wall-51900791_60272


Нет комментариев