Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче районы мәдәният хезмәткәре: «Авыл хуҗалыгы белән мәдәният аерылгысыз»

Бүген Теләче районындагы «Август-Теләче» агрофирмасы базасында республикакүләм «Сенаж көне» үтә. Чарада «Татар-информ» хәбәрчесе дә эшли.

«Икмәк булса, җыр да була, дип халкыбыз хак әйтә. Авыл хуҗалыгы бәйрәмнәрендә дә чыгышларны һәрчак ясыйбыз. Агитбригада булып басуларга чыгып тырыш игенчеләргә мәдәни ял да бүләк итәбез», — диде Теләче районының Урта Мишә авылы клубында хезмәт куючы Филүзә Сәгъдиева.

Филүзә Сәгъдиева мәдәният тармагында 1987 елдан бирле эшләвен әйтә. Ул шулай ук Сенаж көненең Теләчедә зурлап үткәрелүен, мәдәният хезмәткәрләре ансамбле чарада катнашучыларны җыр-моң белән каршылауларын да сөйләде.

 

#авыл хуҗалыгы #Теләче #сенаж

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/telace-raiony-madaniyat-xezmatkare-avyl-xualygy-belan-madaniyat-aerylgysyz-5888667

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев