Теләче районы оешканга 32 ел
28 нче ноябрь көнне районыбызның административ берәмлек буларак кабат торгызылуына 32 ел тула.
Билгеле, районның тарихы 1935 елның 25 гыйнварыннан ук башлангыч ала: Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Татарстан АССР составында Теләче районы оештырыла. Тик ул нибары 24 ел яшәп кала, 1959 елның 12 нче октябрендә район таркатыла, һәм аның территориясе, бүлгәләнеп, башлыча Саба, өлешчә Питрәч районнарына кушыла. Татарстан Республикасының 1991 елның 28 нче ноябрендә гамәлгә кергән Законы нигезендә район яңадан торгызыла.
32 ел эчендә күпме эш башкарылган! Район үзәге өр-яңадан төзелде, киңәйде, шәһәр төсен алды. Мәктәп, мәчет, спорт биналары, күпләгән яңа йортлар, социаль объектлар, административ биналар калыкты. Урамнарга асфальт түшәлде. Юллар тәртипкә китерелде. Бу казанышлар – республикабызда алып барылган дөрес сәясәт һәм республикабыз җитәкчелегенең районыбызга күрсәткән олы ярдәме нәтиҗәсе.
Районыбызда күпмилләтле халык бердәм, тату гаилә булып гомер кичерә. Төп байлыгыбыз – хезмәт сөючән, тырыш халкыбыз. Республикабыз язмышында районыбыз үзенең лаеклы урынын алып тора.
Районыбызның сизелерлек алга китешен, аның уңышларын без, хөкүмәтебезнең, беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевның, бүгенге Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановның даими, олы ярдәмнәреннән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Безне туган районыбызга мәхәббәт берләштерә. Көчнең шул бергәлектә икәнен онытмыйча, эш батырлары, ил батырлары булып яшәүләр язсын. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә имин, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек телибез.
Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев