Теләче урта мәктәбе базасында «Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?» турниры үтте
Биредә тормыш иминлеге нигезеләре укытучысы Гатиятов Рәсип Рәшит улы, балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында, велосипедта йөргәндә үзеңне ничек тотырга, жәяүлеләр кичүен чыкканда ниләргә игътибар итергә кирәклеге турында сөйләп - аңлатты.
Аңлатып кына калмады, ә махсус өйрәнгечләрдә бу белемнәрне беркетте. Балалар бу кагыйдәләрне велосипедта йөреп ныгытты.
Әлеге чарага район юл хәрәкәте иминлеге инспекторы, полиция лейтенанты Киямов Ленар Тәлгат улы да килде. Ул балаларга кич белән йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Яңа кергән кагыйдәләр белән таныштырды. Чара соңында барлык катнашучы балаларга юл йөрү кагыйдәләре язылган махсус белешмәләр таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев