Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләчедә дә диктант яздылар

Бүген Теләче үзәк китапханәсендә ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» белем бирү акциясе узды.

 2004 елдан бирле үткәрелә торган акция белемне, рус теленә кызыксынуны арттыруга, рус сөйләм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Бу көнне барлык теләүчеләр дә рус теленнән белемнәрен тикшерә алдылар. Диктантны язуда Теләче урта мәктәбе укучылары һәм китапханәчеләр катнашты. Текстны Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Нуртдинова укыды. Диктантның нәтиҗәләрен 20 апрельдән соң totaldict.ru сайтында белергә мөмкин булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев