Теләчедә Гаилә фестивале узды
7 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында “Гаилә командасы” дип исемләнгән гаилә фестивале булып үтте.
Аны “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшь хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе оештырды. Бүлекчәнең җитәкчесе Алия Рафис кызы Сабирова.
Чарада авылларыбыздан, район үзәге Теләчедән килгән барлыгы 12 гаилә катнашты. Алар арасында Олы Кибәхуҗа егете, Украинада барган махсус хәрби операциядән кыска сроклы ялга кайткан Рөстәм Нәбиуллин һәм аның гаиләсе дә бар иде. “Батыр” спорт комплексының якты һәм иркен залына килгән гаиләләрне иң элек муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин сәламләде. Ул чарага килүчеләргә рәхмәт белдереп, уен-ярышларда уңышлар теләде, гаиләнең һәр кеше өчен дә җылы учак булуын билгеләп үтте. Әйе, гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә ул - иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсен кайгырткан кешеләр генә яши.
Шунысы сөенечле, районыбызда дуслыкта һәм татулыкта яшәүче күркәм, үрнәк гаиләләр күп. Гаилә фестивалендә без аларның иң-иңнәре белән таныштык та инде.
Гаилә фестивале турында тулырак “Теләче” газетасыннан укый аласыз. Ә фестивальнең барышын түбәндәге фотоларда күрә аласыз.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев