Теләчедә ИТ-парк белән хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр
Тиздән Теләче урта мәктәбе һәм Балалар иҗат үзәге базаларында ИТ парк белән уртак эш башланачак.
Теләче муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы һәм ИТ-паркның региональ үсеш секторы җитәкчесе Аяз Илмарович Сарваров хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.
Ул Казан ИТ-паркы белән берлектә белгечләр әзерләү, уртак чаралар, белем бирү проектлары уздыру, безнең муниципаль районда мәгълүмати технологияләр өлкәсен үстерү стратегиясен эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча уртак эш алып барылачак. Бу проектта 7 класстан-11 класс укучылары,студентлар катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев