Теләчедән хәрбиләргә гуманитар ярдәм озаттылар
Район яңалыклары

Теләчедән хәрбиләргә гуманитар ярдәм озаттылар

Теләчелеләр махсус хәрби операциядәге якташларыбызга чираттагы гуманитар йөк озата.

- Бүген волонтёрларыбыз махсус хәрби операциядә булган егетләребез янына кузгалалар. Шушы  изге эштә катнашкан барлык районыбыз халкына, волонтёрларыбызга, оешма – предприятиеләрдә эшләүчеләргә, эшмәкәрләргә, хуҗалыкларга – барсына бик зур рәхмәт. Егетләр, хәерле юллар булып, исән-сау кире  әйләнеп кайтсыннар. Хәрбиләребезгә саулык телим,  инде киләсе елларда сугышлар бетеп, тизрәк туганнары янына әйләнеп кайтсыннар иде, – дип теләде муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин.  

Зөлфия Ибраһимова. 

Зөлфия Ибраһимова һәм Илнур Валиуллин фотолары.


Нет комментариев