«Теләчеинформ» мәгълүмат үзәгендә «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалының бер өлешен төшерделәр
Кичә «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәгендә «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалының бер өлешен төшерделәр.
Күптән түгел генә районыбызда Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча төшерелгән телесериалны караган идек. Ә бу көннәрдә «ТНВ» телеканалының «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм Александр Далматов яңа әсәргә алынды. Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы нигезендә 10 серияле фильм төшереләчәк.
Әлеге фильмның бер өлеше безнең район редакциясендә төшерелде. Ни өчен безнең бинаны сайладыгыз дигән сорауга, «Бу совет чорында язылган һәм куелган пьеса. Шуңа күрә шул чорны чагылдырган редакция бинасын эзләдек», – диде, фильмны гамәлгә куючылар. Төп рольләрдә нигездә, театр артистлары булачак.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев