Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#ТЕЛӘЧЕКЕРӘШЕННӘРЕ айлыгы дәвам итә

Бүген сүзебез талантлы карендәшебез, Олимпия чемпионы, Тәмте авылы кызы Ольга Князева турында булыр.

🏠Князева Ольга Николаевна 1954 елның 9 августында Казанда туа. Чыгышы белән Тәмтедән. Әнисе Вера, (Йөзлеки Верасы), әтисе Николай (Чтап Микаеның малае). Бала вакытта урал мотоциклы белән авылга кайталар , әбисенә каз бәбкәләре көтешкән, печән җыешкан. Спорт түгәрәгенә йөри башлагач, авылга кайту бетә. Тренировкалар башлана.

📚Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. «Динамо» (Казан) өчен чыгыш ясый. Атказанган спорт мастеры (1976).

🎖 1976 елгы Олимпия уеннары чемпионы, команда ярышларында дүрт тапкыр дөнья чемпионы (1974, 1975, 1977, 1978). 1973 елда команда беренчелегендә, 1975 елда шәхси беренчелектә дөнья чемпионатының көмеш призеры. 1975 1978 Елгы Европа Кубогы Иясе. 1975 елда дөньяның иң яхшы рапирачысы дип таныла.

Карендәшебез, Ольга Князеваның уңышлары:
🔹 Атказанган спорт мастеры (1976)
🔸 Команда зачетында Олимпия чемпионы (1976)
🔹4 тапкыр дөнья чемпионы (1974, 1975, 1977, 1978)
🔸Команда һәм шәхси зачетта дөнья чемпионатының көмеш призеры (1973, 1975). 🔹Европа Кубогы Иясе (19751978)
🔸Дөньяның иң яхшы рапирачысы (1975) дип танылган,
🔹Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре
🔸«Хезмәт батырлыгы өчен» (СССР), 🔹«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (Татарстан Республикасы), «Фидакарь хезмәт өчен» (Татарстан Республикасы)медальләре белән бүләкләнгән

📍Спорт карьерасын тәмамлагач, Казан дәүләт финанс-икътисад институтында физик культура укыта, доцент фәнни дәрәҗәсенә ирешә.

Чыганак: https://vk.com/ccemelyanova?from=quick_search

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X