Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#ТЕЛӘЧЕКЕРӘШЕННӘРЕ айлыгы дәвам итә

🎤Җыр-моңга, матурлыкка гашыйк карендәшләребез белән танышубызны Колбагыш авылыннан «Беләзек» фольклор ансамбле белән дәвам итәбез.

🏠Керәшеннәрнең рухи хәзинәсен, гореф-гадәт, йолаларын саклау, аларны түкми-чәчми киләчәк яшь буынга тапшыру максатыннан, 2017 елда Иске Карабаян авылында “Беләзек” ансамбеле оеша.

📍Ансамбль башка иҗат коллективлары белән чагыштырганда чагыштырмача яшь коллектив. Ансамбльнең составы алышынып тора. Бүгенге көндә ансамбльгә 8 кеше йөри. Әлегә гармунчылары юк. Җыруларны кубрәк фонограммага һәм акапелло башкаралар. Алга таба гармунчылары да булыр дип өметләнеп, янып, ялкынланып иҗат итәләр.

🔹Ансамбль этник яктан бары тик керәшен тутиләреннән, урта яшьтәге, яшьрәк ханымнардан тора.Сәнгать җитәкчеләре - Демидова Светлана Ивановна.

🪗2022 елда "Беләзек" ансамбленең беренче кечкенә генә юбилее булып уза. Коллективның репертуары әледән-әле яңа җырлар һәм фольклор композицияләр белән тулыланып тора.Пристоль бәйрәмнәрдә ансамбль махсус төзелгән сценарийлар нигезендә чыгышлар ясый.

📚Авылда клуб булмаса да, "Беләзек" фольклор ансамбле төшенкелеккә бирелми, авыл китапханәсендә җыелып, репетицияләрне һәм кичәләрне биредә үткәрәләр.

🧵Коллективның материаль-техник базасы юк, әлегә ерак әбиләрдән калган мирастан – киндер күлмәкләр, алмалы алъяпкычлардан файдаланалар. Яңа сәхнә костюмнары да булыр дигән өметтә армый-талмый иҗат итәләр.

🎤Оешкан елларында коллектив якын-тирә, Иске Каарабаян авылында гына чыгышлар ясаган. Инде ике-өч ел дәвамында халык арасында, Теләче районында узган чараларда катнашып, шомара, остара баралар.
"Беләзек" фольклор ансамбле алдагы көннәргә зур планнар корып, иҗат белән яши.


Чыганак: https://vk.com/ccemelyanova?from=quick_search

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев