Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында катнаштылар

24-26 апрель көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды. Теләче районыннан Бөтендөнья татар конгрессының Теләче җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алисә Дәүләтшина һәм Теләче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфия Ибраһимова да әлеге съезда катнашты.

Съездны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә оештырды. Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 15 ерак һәм якын чит илләрдән  (Белоруссия, Болгария, Казакъстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия, Эстония) 500дән артык делегат катнашты. 

24 нче апрель көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә съездның пленар утырышы узды.  Шулай ук биредә хатын-кызларга кул эшләре остаханәсе (күргәзмә-ярминкәсе) тәкъдим ителде, соңрак гүзәл затлар «Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашты. 

25 нче апрельдә делегатлар «Бала-Сити», «АЛТА скул» мәктәпләре, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук бу көнне Корстон сәүдә-күңел ачу үзәгендә дискуссион мәйданчыклар эше оештырылып, алар өч:
– татар гаиләсендә 3 буын һәм 7 буын хәрәкәте;
– татар гаиләсендәге тәрбия (татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, уеннары нигезендә бала тәрбияләү);
– татар гаиләләрендә эшмәкәрлек юнәлешләрендә алып барылды. 

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын йомгаклау «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында узды.  Биредә «Калфак туе» чарасы узды.  Кичен съездда катнашучылар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Уфа «Нур» татар дәүләт театры тарафыннан З. Кадырова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» спектаклен тамаша кылды. 

26 нчы апрель көнне делегатлар Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. 

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан.

Белешмә.

Беренче Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары съезды 1917 елның 24-27 апрель көннәрендә  Казанда уза. Әлеге съезда дүрт йөздән артык делегат катнаша. Хатын-кызларның сәяси һәм гражданлык тигезсезлеге, гаилә хокукының аспектлары, хатын-кызның иҗтимагый тормыштагы роле турында фикер алышалар,  шулай ук съезд тематикасына туры килгән башка күп кенә мәсьәләләр күтәрелә анда.  

Фото интернет битләреннән алынды.

Икенче съезд 2019 елда узган иде. Анда Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездында катнашучылар хатын-кызларның милли яшәештә һәм җәмгыяви тормышта тоткан урыннарына кагылган мәсьәләләрне тикшерделәр. 

Зөлфия Ибраһимова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев