Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында «Бала – төп пассажир»акциясе узды

Биредә ата - аналарның (законлы вәкилләрнең) игътибарын балаларны йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү проблемасына җәлеп итү максатыннан, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме (тәрбиячесе Биккинина Р.Р.) балалары белән автомобиль салонында «Бала-төп пассажир» акциясе үткәрелде

Акция ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н.  катнашында узды.  Чара кысаларында балалар белән көн саен биш минутлык «Юлда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре» искә төшерүләр, «Юл билгеләре», «Тылсымлы флайер» әңгәмәләре үткәрелде, «Ни өчен креслосыз барырга ярамый», «Ни өчен юлны кызыл утка чыгарга ярамый» юл ситуацияләре каралды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев