Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр

Бүгенге көндә балалар бакчаларында, шул исәптән Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәнү эше билгеле бер системага салынган.

Шушы юнәлештә бакчада һәрдаим күргәзмәләр, өстәмә белем бирү түгәрәкләре, ачык шогыльләр, юлларга экскурсияләр, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. 

Мәсәлән, бу көннәрдә, алар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, “Бала - төп пассажир!” дигән профилактик акциядә катнашканнар.  Чараның төп максаты ата-аналарның игътибарын пассажир балаларның куркынычсызлыгы проблемасына җәлеп итү. 

 Әлегедәй проектларның һәммәсе дә балаларга кечкенәдән “юл әлифбасын” өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру,  әти – әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең уртак бурычы булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев